Депутат Юрий Афонин әйтүенчә, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар бик тиз үскән бер мәлдә, кешеләребезнең социаль якланышын көчәйтү зарурилыгы шик тудырмый. Шуңа күрә партиядә моның өчен күп кенә чаралар әзерләнгән. Шундый бер чара коммуналь түләүне керемнең 10 процентыннан арттырмауны, ә түләү 10 проценттан артса, бу өлешенә субсидия бирүне күздә тота.
Афонин искәртеп үткәнчә, хәзер федераль лимит гаилә кеременең 22 процентын тәшкил итә. Аны Хөкүмәт карары билгели, һәм төбәкләр лимитны федераль стандарттан арттыра алмый.
Лимиттан артып китсә, гаиләнең субсидиягә хокукы барлыкка килә. Әмма, депутат фикеренчә, 22 проценты да бик күп: гаилә шуның кадәр керемен коммуналь хезмәтләргә биргәч, башка кирәк-ярагына акчасы калмый диярлек.
КПРФ ун процентлы стандартны, Хөкүмәт карарларына бәйлелектән саклау өчен, Торак кодексына кертергә тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез