Коммуналь хезмәтләр буенча түләүне 5 мең сумга кадәр ничек киметергә икәнен аңлатканнар

Сантехниканың торышын игътибар белән күзәтеп торганда һәм энергия куллануны киметкәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне киметергә мөмкин. Бу хакта “Лента.ру” күчемсез милек өлкәсендәге белгеч Юлия Федорова сүзләренә таянып яза.

“Суы тамып торган кран яки унитаз багы – акчагызны чын мәгънәсендә “кимерүче” ул. Краннан аз-маз гына тамып тору да тәүлегенә 24 литр су югалтуга китерергә мөмкин. Бер айга – 720 литр. Шул сәбәпле счетта өстәмә 50 сум пәйда була. Кайнар суга килгәндә, югалту инде 150 сумнан артыграк тәшкил итәчәк. Ныграк тамган очракта, көненә 144 литр, аена – 4 мең литр әрәм булачак. Бу исә счетны 500 сумнан күбрәккә арттырачак”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Ә инде унитазның багы төзек булмаса, тәүлегенә – 2000 литрга кадәр, бер ай эчендә – 60 мең литрга кадәр су исраф ителергә мөмкин. Федорова шулай ук барлык коммуналь хезмәтләргә исәпләгечләр урнаштыруның мөһимлеген билгеләп үткән. Алардан башка зур коэффициентлы нормативлар буенча түләргә туры киләчәк. Бу исә чыгымнарны нык арттырачак.

Энергия куллануны экономияләүгә килгәндә, гадәти лампочкаларны светодиодлы лампочкаларга алыштыру әйбәт булачак. Эксперт әйтүенчә, елына 5 мең сумга кадәр якын акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк бу. Энергияне сакчыл тоту буенча А классыннан ким булмаган техника сатып алу да чыгымны киметүгә ярдәм итә.

“Индивидуаль җылылык исәпләгечләре урнаштырылган яңа йортларда исә, фатирдагы температураны үзегезгә ничек кирәк, шулай җайга салып, чыгымны киметә аласыз. Мәсәлән, җылы вакытта батареялардагы җылылыкны киметергә була, бу исә шактый гына акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үткән Юлия Федорова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре