Газетага язылу

Коммуналь хезмәтләрнең бәясен вакытлыча “катырырга” чакырдылар

Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар үсүгә һичьюгында вакытлыча мораторий кертергә кирәк.  Дәүләт Думасы депутаты Валерий Гартунг “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның фикеренчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга илдәге бүгенге икътисадый вазгыять шартларында тарифларны арттырмыйча торырга кирәк.

“Сергей Михайлович Миронов (“Справедливавя Россия” рәисе) белән законнар дәрәҗәсендә ниндидер чорга тарифлар үсүне “катыру” тәкъдимнәре белән чыккан идек инде. Торак-коммуналь хезмәтләргә генә дә түгел әле. Берничә тапкыр тәкъдимнәр кертергә маташтык. Күптән түгел генә нәкъ менә шундый закон проектларының берсе инкарь ителде”, – дигән депутат.

Гартунг билгеләп үткәнчә, тарифлар 11-12 процентка арткан бер мәлдә, 4 процентлы инфляциягә ирешү мөмкин түгел. Ул идарәче компанияләрнең торак фондын тотуга тарифларны 11,9 процентка арттыруны күздә тотып та, аннан баш тарткан Чиләбе шәһәр думасы карарын уңай мисал сыйфатында атап үткән.

Парламентчы шулай ук федераль хакимият органнарына табигый монополияләрнең чыгымнарын җентекләбрәк тикшерергә кирәклеген искәрткән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 1 гыйнвардан, НДС ставкасы арту сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 1,7 процентка артты. 1 октябрьдән, муниципалитетка бәйле рәвештә, тарифларның инде сизелерлек дәрәҗәдә – 13,4 яки 18,2 процентка үсүе көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре