«Анда торбалар тоташ тишекме әллә?..» Түбән Кама коммуналь челтәрләре торышы турында ишеткәч, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев әнә шулай дип әйтеп куярга мәҗбүр булды. ТКХ өлкәсендә инвестиция проектлары үтәлешен контрольдә тоту буенча штаб утырышында быел тармакка бирелгән акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында сөйләштеләр.
Билгеле булганча, югарыда телгә алган штаб Тарифлар буенча дәүләт комитетында бу елның гыйнварында оешты. Аның төп максаты – тармакта инвестиция проектларын тормышка ашыруга дип бүлеп бирелгән акчаның дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдалануын күзәтү. Коммуналь хуҗалык тармагы – болай да халыкның иң авырткан җирләренең берсе. Шуңа күрә бу өлкәдәге һәр сум исәптә булырга тиеш.
Утырышта Түбән Камада тузган коммуналь челтәрләрне төзекләндерү мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Район башлыгы Рамил Муллин күптән чаң суга: Түбән Камада торбаларның 70 проценттан да күбрәге тузган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар. Киңәшмәләрнең берсендә ул мәсьәләне кичекмәстән хәл итү юлларын эзләргә кушты.
– Түбән Камада 665 чакрым озынлыктагы коммуналь челтәрләр безнең карамакка күчә, – диде утырышта катнашкан «Татэнерго» оешмасының стратегик үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рим Галиәхмәтов. – Тикшерүләр нәтиҗәләренә караганда, Түбән Кама җылылык челтәренең ышанычлылык дәрәҗәсе бик түбән, нибары 0,03 процент тәшкил итә.
Әлеге сан турында ишеткәч, Александр Груничев чыгыш ясаучыны туктатырга ук мәҗбүр булды. «Гомумән, ул күрсәткеч күпме булырга тиеш соң?» – дип сорады ул. «Әгәр дә ышанычлылык дәрәҗәсе 0,5 проценттан түбәнрәк икән, димәк ышанычлы түгел дигән сүз. Ә монда – 0,03 процент. Без бу саннарга ышанмыйча да булдыра алмыйбыз. Торбалар чыннан да тузган», – дип ачыклык кертте ул. «Сез сөйләгәннәрдән анда торбалар тоташ тишек кебек тоела», – дип гаҗәпләнүен яшермәде Александр Груничев.
«Татэнерго»ның бу елга исәпләнгән инвестиция программасы буенча Түбән Камада җылылык челтәрләрен төзү һәм төзекләндерү эшләре 36 процентка башкарылган.
– Җылылык бирү сезоны башланганчы, Түбән Камада 15 чакрым озынлыктагы торбаларны яңартырга кирәк, – диде Рим Галиәхмәтов. – Шунысын да искәртик: сүз кышкы чорга тулы әзерлек түгел, ә ягулык бирү сезоны вакытында зур аварияләр булдырмыйча калуны тәэмин итү турында бара.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әйтүенчә, күпме эш башкарылса да – сөенечкә.
– Шәһәр тиз арада, берьюлы төзелгән. Шуңа күрә коммуналь челтәрләрнең норматив тузу күрсәткече дә югары, – диде ул. – Узган кыш, чыннан да, тармакның ышанычлы булмавын раслады. Көннәр кинәт суытып җибәргәч, йөздән артык йортның беренче катларындагы фатирларда һава температурасы төште. Авария булган урыннарда торбалар тулысынча череп беткән. Аларны кичекмәстән алмаштырырга кирәк.
Александр Груничев алдан фаразланган эшләрнең тулысынча башкарылачагына ышаныч та белдерде. «Татэнерго» вәкиле: «Акча булса...» – дип, тагын нидер әйтмәкче иде дә, Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе артык сүзгә урын калдырмыйча: «Акча булса, кем дә эшли аны», – дип, бу хакта сөйләшүгә нокта куйды.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лариса Хәбибуллина быелга исәпләнгән инвестиция проектларын әле дә тәгаенләштереп бетермәгән оешмаларга да игътибарны юнәлтте. Алар арасында Казан, Иннополис шәһәрләрендә, Баулы, Менделеевск районнарында хезмәт күрсәтүче «Таткоммунэнерго» җитештерү берләшмәсе дә бар иде. Оешма генераль директоры Әсфан Галәвов әйтүенчә, эш туктап тормый. Иннополис һәм Баулыда, мәсәлән, быел инвестиция программасы кысасындагы эш күләмен тулысынча үтәлгән. Форсаттан файдаланып, җитәкче ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте. Тик Александр Груничев аңа уенын-чынын бергә кушып: «Акча юк», – дип җавап бирде. Баксаң, «Таткоммунэнерго»да кайнар суга тарифлар зыянга эшләүгә китерергә мөмкин икән. Әлеге мәсьәләне тиешенчә бәяләп, киләсе ел күрсәткечләрен исәпләгәндә игътибарга алырга вәгъдә иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез