Татар композиторы Риваль Хисмәтуллин республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев өчен махсус язылган “Яраннарың да сине сагына” дигән җыры турында сөйләгән. Хисмәтуллин әйтүенчә, җыр Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевләрнең эчкерсез мәхәббәтенә багышланган. Бу хакта ул ТНВ телеканалындагы “Сөйләшергә вакыт” тапшыруында сөйләгән, дип яза “KazanFirst”.
– Әлеге идеяне Филүс Хисаметдинов тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев белән Сәкинә апаның мәхәббәте тарихын белә ул. Филүс абый Минтимер Шәрипович өчен авыр вакытта истәлек калдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Без моны эшләдек. Минтимер Шәймиевкә тыңлаттык, роликлар төшердек. Аңа бик ошады, рәхмәтле булуын белдерде. Җыр интернетта киң таралды. “Яраннарың да сине сагына”ны кем җырлый, дип еш сорыйлар. Мин җырлыйм. Бу җыр Сәкинә Шәймиеваның якты истәлегенә багышланган, – дип сөйләп үткән композитор.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез