Көн һәм акча санаганда

АКШ Президенты Россиягә бәйле мөнәсәбәтләрдә яңа ат йөреше ясады. Моннан атна-ун көннәр тирәсе элек ул Россиягә Украина белән килешү өчен 50 көн вакыт – дедлайн билгеләгән иде. Мәскәү шул кысага сыймаса, Россия углеводородларын сатып ала торган илләргә 100 процентлы пошлиналар белән янады.

Россия нефтен һәм газын Кытай һәм Һиндстан сатып ала. Бу илләргә масштаблы санкцияләр кертү халыкара сәүдәнең астын өскә китерәчәк. Пекин һәм Дәһли, Вашингтон әмеренә буйсынып, Россия углеводородларын сатып алудан туктаса, дөнья базарында нефть бәясе кискен күтәрелер. Шуңа күрә Көнбатыш аналитиклары бу янауның тормышка ашырылуына шикләнә. Әмма Трамп үз сүзендә нык тора. Дүшәмбе көнне аның бу мәсьәләдә яңа белдерүләре яңгырады. Ул Украина белән конфликтның дәвам итүендә Мәскәүне гаепләде, 50 көнлек дедлайнны 10–12 көнгә калдыруын игълан итте. Россия хәрби хәрәкәтләрне туктатып, сәүдәгә керешсә, бик бай ил булыр иде дигән фикерне алга этте.

Шактый кызыклы вазгыять туды: Трамп ва-банкка бара, ягъни бернигә дә карамыйча, 12 көннән соң икенчел санкцияләр кертергә вәгъдә итә. Икенче яктан, андый санкцияләр кертү ихтималы чикләнгән. Хәтта Көнбатыш аналитиклары да Путин Трамп янауларын игътибарсыз калдырыр, диләр. Ләкин Вашингтондагы Ак йорт хуҗасы кулында ниндидер уен картасы бар кебек кылана. Теоретик яктан углеводород чыгаручыларның Россия экспортын капларлык яңа нефть чыгарырлык мөмкинлекләре бар. Ләкин аларның икесе – Иран һәм Венесуэла – АКШ санкцияләре астында, теләсәләр дә экспортны арттыра алмыйлар. Трамп администрациясе соңгы вакытларда Американың Chevron компаниясенә Венесуэла нефтен чыгарырга рөхсәт бирде. Венесуэла – дөньядагы иң күп нефть запасы булган ил, җир астындагы байлыгы Согуд Гарәбстаныныкын күпкә узып китә. Ләкин ул байлыкны күпләп чыгаруны җайга салу өчен шактый вакыт кирәк. АКШның Техастагы һәм Луизианадагы нефть эшкәртү заводлары Венесуэла нефтен кабул итәргә әзерләнә дигән хәбәр бар ләкин.

Төрек Президенты Әрдоган: «...тиздән тагын бер тынычлык сөйләшүләре өстәле җәелер, һәм бу канлы сугыш тәмамланыр», – дигән сүзләр ычкындырды. Бәлки, чынлап та, дедлайнның мәгънәсе бардыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре