– Республикада гына түгел, илдә дә хокукка каршы гамәлләрнең яртысы диярлек интернет һәм телефон ярдәмендә башкарыла. Татарстанда 2025 елның җәеннән теркәлгән җинаятьләр санын уртача 30 процентка киметү буенча тотрыклы курс билгеләнгән. Бу тенденция быел да сакланды. 7 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстанда мондый җинаятьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6000 гә кимрәк. Ә 2024 ел белән чагыштырганда 10 000 очракка кимегән, – диде Раил Куряков.
Зыян күрүчеләрнең уртача портретын да сурәтләделәр. Берничә ел элек ешрак өлкән яшьтәгеләрне алдасалар, хәзер вазгыять бераз тигезләнгән. Мошенниклар тозагына урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бертигез эләгә. Алдауның классик ысулы бүген дә шул ук – телефон аша башкарыла. 10 ел элек тә, бүген дә нәкъ менә шушы ысул кайбер югары технологияле инструментларны артта калдыра. Бер яктан оештыруы буенча җайлы, икенче яктан гражданнарның ышанучанлыгы белән аңлата моны хокук саклаучылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез