Моңа кадәр “Известия” газетасы быел үсемлек мае җитештерүнең 5 процентка кимү ихтималы турында хәбәр иткән иде.
“Тәкъдимнең 5 процентка кимүе бәяне гадәттә 2-2,5 процентка арттыруга китерә. Шул ук вакытта бу продукт кинәт кенә кыйммәтләнмәячәк. Базарда тигез урында ыгы-зыгы китереп чыгармасалар, бәясе арту сизелмәскә дә мөмкин”, – дигән Холод.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез