Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлау дәвам итә. Көндезге сәгать 12гә республикада барлык сайлаучыларның 32,2 проценты тавыш биргән. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Республикада 2 926 245 кеше тавыш бирү хокукына ия. Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда республика күләмендә 2760 сайлау участогы эшли.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, сайлау тыныч бара. Участоклар ачылган мизгелдән алып хәзергә кадәр «кайнар элемтә» номерына халыктан 701 шалтырату килгән. Чагыштыру өчен: ил Президентын сайлау вакытында 1300 шалтырату кабул ителгән иде. Кондратьев әйтүенчә, шалтыратуларның күбесе «Мобиль сайлаучы» турында кызыксына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез