Илдәге 11 сәяси партия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда имза җыймыйча гына катнаша ала. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев башкаладагы “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.
“Россия территориясендә 19 партия теркәлгән. Аларның 17 се Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашу хокукны ия. Шул исәптән, 11 сәяси партия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда имза җыймыйча гына катнаша ала. Бүген аларның барысы да үз федераль исемлекләрен тәкъдим итте инде”, – диде ул.
Исемлеккә 11 сәяси партия: “Бердәм Россия”, КПРФ, “Коммунисты России”, ЛДПР, “Новые люди”, “Партия прямой демократии”, Российская партия пенсионеров за социальную справедливость, Российская экологическая партия “Зеленые”, “Родина”, “Справедливая Россия – За правду”, “Яблоко” кергән.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе исемлегенә кермәгән сәяси партияләр, шулай ук бер мандатлы сайлау округлары буенча алар тәкъдим иткән кандидатлар, теркәлү өчен, үзләренең тәкъдим ителүен хуплаучы сайлаучылар имзаларын җыярга тиеш.
“Федераль законда барлык сәяси партияләр һәм кандидатлар өчен Думага сайлау кампаниясендә катнашуның бердәм кагыйдәләре билгеләнгән. Безнең бурыч – сайлауда катнашучыларның тигез хокуклылыгын һәм сайлау законын үтәүне тәэмин итү. Татарстанда Думага депутатлар сайлауга әзерләнү планлы нигездә дәвам итә. Тавыш бирү ачыктан-ачык, лигитим, республикабызның өч миллион чамасы сайлаучысы өчен имин һәм уңайлы узарга тиеш”, – диде Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча, Россия парламентының түбәнге палатасы депутатларын сайлау быел 18, 19 һәм 20 сентябрендә узачак. Татарстанда сайлаучыларга федераль сайлау округы һәм алты бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайларга кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез