Татарстан Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары сайлаулары өчен ачылган тавыш бирү участоклары Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә ябылды. Бу хакта ТНВ дагы телемарафон эфирында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев игълан итте.
"Мин тавыш бирүнең тыныч шартларда, бәйрәм атмосферасында узуы өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм - бу урамда да, сайлау участокларында да ачык күренде. Барысы да законнар нигезендә башкарылды. Хәзер сайлау участоклары ябылачак, һәм безнең комиссияләр йомгаклар ясауга, тавышларны санауга керешәчәкләр ", - диде Кондратьев.
Ул шулай ук искәрткәнчә, бүген Татарстанда өч дәрәҗәдәге сайлаулар узды. Республика халкы Рәис сайлады. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулары узды.
"2,7 мең участок комиссиясе эшләде, шуларның 42 сен без махсус хастаханәдә, Тукай исемендәге аэропортта, шифаханәләрдә ачтык - сайлаучыга уңайлы булсын өчен барысын да эшләдек. Шулай ук "Мобиль сайлаучы" да эшләде - аннан якынча 43 мең кеше файдаланды", - дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кондратьев сайлау комиссияләре әгъзаларына эшләре өчен рәхмәт белдерде.
"Участок сайлау комиссияләре әгъзаларына мөрәҗәгать итәм. Сезгә уңышлар телим - сезнең алда тавышларны санау буенча бик зур эш. Бу эш артыннан 14 мең күзәтүче күзәтәчәк, аларның да йокысыз төн һәм эш алда", - дип билгеләде ул.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шулай ук 18.00 сәгатькә сайлаучыларның килүе гомуми санның 66,5%ын тәшкил итүен искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез