Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, «Мобиль сайлаучы» хезмәтенә ихтыяҗ зур.
«Әле кайчан гына «Мобиль сайлаучы» турында аерым бер хезмәт буларак кына сөйләсәк, хәзер аннан башка булмый. Чагыштыру өчен, узган сайлау кампаниясе кысасында әлеге хезмәттән 32 мең кеше файдаланса, бу юлы – 43 меңнән артык. Берсүзсез, сайлаучылар арасында «Мобиль сайлаучы» хезмәтенә ихтыяҗ зур», – диде ул.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада яшәүчеләр әлеге хезмәт турында яхшы хәбәрдар. «Мобиль сайлаучы”га бәйле мөрәҗәгатьләрнең 97 проценты «Госуслуги» аша килде», – диде ул. Сүз уңаеннан, теркәлү урыныннан читтә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итүче (муниципаль сайлаулардан тыш) әлеге хезмәт 30 июльдә эшли башлады һәм 10 сентябрьгә кадәр гамәлдә иде.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез