Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә узган брифингта хәбәр итте. “Тавыш бирү өч көн дәвам иткәнлектән, тынлык көне булмаячак”, – диде ул.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, кандидатларны федераль партия исемлекләре буенча теркәү тәмамланган. Татарстанда сайлауда федераль округ буенча 84 кандидат катнаша. Моннан тыш, бер мандатлы алты округ буенча кандидатларны теркәү дәвам итә. “Бер мандатлы сайлау округлары буенча – 34 кандидат, бүгенгә аларның 29 ы теркәлгән”, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Көз көне Татарстанда 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узачак. Азат Җиһаншин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгәч, мандат вакантлы булды. Шулай ук кайбер муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарындагы бушаган урыннарга депутатлар сайлаячак. Тавыш бирү өч көн дәвамында – 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез