Көненә ничә сәгать автомобиль йөртергә мөмкин булуын аңлатканнар

Автомобильне тәнәфессез – күп дигәндә 4 сәгать, тәнәфес белән – 8 сәгать йөртергә мөмкин.

Автоэксперт Дмитрий Попов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Юл хәрәкәтләре кагыйдәләрендә рульдәге кешенең машинаны өзлексез 4 сәгать йөртә алуы, шуннан соң ике сәгать ял итеп алырга тиеш булуы билгеләнгән. Ялдан соң ул тагын 4 сәгать рульдә утырырга мөмкин. Шуннан инде аңа бу көнне машина йөртергә ярамый”– дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше. 

Аның әйтүенчә, бу кагыйдә барлык йөртүчеләргә дә кагыла.

“Күпләр фикеренчә, әлеге кагыйдә бары тик коммерция транспортын йөртүчеләргә генә кагыла. Дөрес фикер түгел бу. Автомәктәпне тәмамлаучылар йөртүче һөнәрен алып чыга. Алга таба алар пассажирлар йөртү, йөк ташу кебек өлкәдә эшләмәсәләр дә, рульгә утыргач, барыбер йөртүчегә әйләнәләр”, – дип йомгак ясаган сүзенә Попов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалыклар

Көн хәбәре