Конго Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанда БРИКС саммитында катнашачак. Аның сәфәрен ТАСС дәүләтнең халыкара хезмәттәшлеге буенча министры Дени-Кристель Сассу-Нгессо раслады.
Быелның җәендә Конго Президенты Россиягә дәүләт визиты белән килгән иде инде. Ул вакытта РФ Президенты Владимир Путин Дени Сассу-Нгессо Мактау ордены тапшырды, шулай ук Россия белән Конго арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез