Газетага язылу

Контракт буенча хәрби хезмәткә җыю планының күпмесе үтәлүен әйттеләр

2026 елда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю планы – 89,3 процентка, ә пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу планы 98,7 процентка үтәлгән.

 Россия Оборона министры урынбасары, РФ Кораллы көчләренең баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Виктор Горемыкин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Бүгенге көнгә 2026 елга контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу планы – 89,3 процентка, ә пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу планы 98,7 процентка үтәлде», – дигән армия генералы.
Горемыкин контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары Россия Кораллы көчләрен шәхси состав белән тулыландыруның төп системасы булуын әйтте.
Әлеге челтәр өзлексез рәвештә үсә һәм камилләшә. 

Хәзерге вакытка ул Федерациянең 87 субъекты административ үзәкләрендә булдырылган 96 пунктны үз эченә ала, диде ул.
Сентябрь аенда РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия армиясенең ихтыяҗлары контрактниклар һәм хәрби хезмәткә үз теләге белән баручылар хисабына тулысынча канәгатьләндерелә, шуңа күрә мобилизация үткәрүнең кирәге юк, дигән иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре