Объясняем.рф порталы белгечләре үз теләкләре белән СВОда катнашучы хәрбиләрнең хезмәт итү вакыты турында аңлатты.
Үз теләкләре белән хезмәткә алынган хәрбиләрнең контрактлары СВО тәмамланганчы автомат рәвештә озайтылачакмы яки контракт гамәлдә булу вакыты узганнан соң өйләренә кайтачаклармы - шушы сорау халыкны борчый.
"Ирекле формированиедә катнашучы хәрбинең хезмәт итү срогы аның контрактының гамәлдә булу вакыты белән чикләнгән. Контракт тәмамлангач, үз теләге белән аны озынайтырга яки отрядтан китәргә мөмкин", - дип җавап бирде экспертлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез