Кооперативларга яңа әгъзалар җәлеп итү буенча да Кукмара алдынгылыкны бирми. Аннан тыш, бу мәсьәләдә Нурлат, Мөслим, Балтач, Биектау, Лаеш районнары да актив эшли.
Әлеге районнарда кооперацияләргә 1765 яңа әгъза килеп кушылган. Һәм алар республика планының 73 процентын үтәгән.
Тик актив эшләүчеләр белән бергә кооперативларга бер генә кешене дә җәлеп итмәүчеләр дә бар. Әйтик, бу мәсьәләдә 15 район аутсайдер булып тора. Алар – Әгерҗе, Апас, Актаныш, Әлки, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, ЯңаЧишмә, Яшел Үзән, Питрәч, Спас, Сарман, Чирмешән районнары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез