Копейскидагы предприятиедә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 12гә җиткән. Бу хакта төбәк губернаторы Алексей Текслер Телеграм каналында хәбәр итте.
«Һәлак булучылар саны 12 кешегә кадәр җитте. Предприятиенең тагын 10 хезмәткәре кайда икәнлеге ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урынында эзләү эшләрен дәвам итә», – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез