Газетага язылу

«Коптер һөҗүменә эләктем»: Кукмара егете алгы сызыкта күргәннәре турында сөйләгән

Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына киткән Рамиль алгы сызыкта үз бурычын фидакарьләрчә башкарган. Әмма бер көнне санаулы мизгелләр эчендә бөтен тормышы үзгәреп куйган. Иптәшләре белән пилотсыз очкыч һөҗүменә эләккән ул. Каты яраланган. 10 сәгатьтән соң гына аны яу кырыннан алып чыга алганнар.

Хәрби каты яраланган, 3 операция кичергән, озакка сузылган реабилитация чорын узган.
“Коптер гранатасы янымдагы иптәшемә эләкте. Ярасын бәйли генә башлаган идем, тагын берсе килеп чыкты да гранатасын миңа ыргытты” – дип сөйләп үткән хәрби “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Корычтай нык егетнең әнисе Гөлфизә Миңнемуллина ул куркыныч төнне – улы шалтыратып, үзенең яралануын әйткән төнне яхшы хәтерли. Каты яралануына карамастан, тавышы көр булган аның. Гомумән, Рамиль барлык кыенлыкларны фидакарьләрчә кичергән.

Гөлфизә ханымга улының яраларын күреп тору авыр, әлбәттә. Әмма ана баласының курку белмәс, түземле ир-ат булуы белән горурлана. ”Граната барлык органнарына диярлек зыян салган. Әмма ул нык холыклы. Кирәк булса, барын да эшли”, – ди солдат анасы.

“Улымның СВОга контракт буенча китү теләгенә каршы килмәдем. Кечкенә бала түгел, үзе беләдер, дидем. Каршы килсәм дә, туктата алмаган булыр идем. Холкы андый түгел”, – ди Гөлфизә ханым.

Исегезгә төшерәбез: барлык хәрбиләргә республика һәм федераль дәрәҗәдәге ташламалар, үзләренә һәм гаиләләренә ярдәм чаралары, шулай ук 210 мең сумнан башланган хезмәт хакы каралган. 27 майдан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, республикада контракт төзергә ниятләүчеләргә бер тапкыр түләү күләмен бер миллион сумга җиткерү турында карар кабул ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре