Газетага язылу

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында елга нәтиҗәләр ясадылар

Алабугада Көрәш буенча Татарстан чемпионаты ачылыш тантанасында «Ел көрәшчесе», «Ел хөкемдары», «Ел тренеры», «Ел журналисты» һәм «Ел командасы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

2025 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Илфат Миңнегалиев, Рафаэль һәм Ренас Кәлимуллиннар, Радик Сәлахов танылды.

Ел тренеры номинациясендә Фәнил Һидиятуллин, Рәмзил Бәдриев, Илгиз Шәмсевәлиев, Ринат Хәйретдинов, Рафаэль Хәмидуллин, Илнур Хәйбуллин, Рузил Ганиев, Илфир Әнвәров, Илдар Фатыйхов, Таһир Әхкәмов, Венер Әскәров һәм Илнар Галимовны бүләкләделәр.

Иң яхшы хөкемдарлар исеменә Айрат Миңнегалиев, Илһам Волков һәм Мансур Дияров лаек булды.

Тантанада көрәш ярышларын актив рәвештә яктырткан журналистларны да бүләкләделәр. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «ТНВ» телеканалы журналистлары Рүзәл Әхмәдиев һәм Илдар Сафиуллин, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Зөлфия Шәвәлиева, шулай ук Татарстан районнарында эшләүче журналистлар – Теләчедән Фәнил Нигъмәтҗанов һәм Балтачтан Нурзадә Сәмигуллина «Ел журналисты» исеменә лаек булды.

Сезон рейтингы нигезендә иң яхшы командалар да ачыкланды. 1 нче урынга – Чаллы, 2 нче урынга – Әлмәт, 3 нче урынга – Казанның «Зилант», 4 нче урынга – Арча һәм 5 нче урынга – Казанның Авиатөзелеш-Яңа Савин районнары командалары лаек булды. Командалар 500 000, 400 000, 300 000, 150 000, 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре