Кукмарада гомер итүче 34 яшьлек Гүзәл Галәветдиновага ярдәм кирәк. Моннан җиде ел элек табиблар аңа куркыныч диагноз куя. Озак көрәшә ул, бирешми. Инде чирне җиңгән дә кебек була. Тик мәкерле авыру кабат баш калкыта.
– 2017 елның декабрендә абыебыз үлеп китте. Озак та үтмәде, миндә яман чир барлыгы ачыкланды. Тиз арада Республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Андагы табиблар кан рагы диагнозы куйды. Ашыгыч рәвештә миңа операция ясадылар. Шуннан соң бар да бетәр дип өметләнгән идем, – дип сөйли Гүзәл. – Тик кан анализларым яхшырмады. Мине кабат тикшерә башладылар. Табиблар яман чир күзәнәкләрен химия терапиясе белән генә җиңеп булачагын әйтте. Шулай итеп, яңадан Казан хастаханәсенә килеп эләктем.
Гүзәл Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә ике ел дәвалана. Шушы вакыт эчендә 13 химия курсы ала.
– 13 тапкыр үлеп, 13 тапкыр терелдем. Дәвалану җиңел булмаса да, авырудан котылырмын дип өмет иттем. Бу чирне җиңәрмен дә бөтенләй онытырмын төсле иде. Бик тырыштым. Мине Аллаһы Тәгалә дә ишетте. Ялварып сорауларым бушка китмәде. 2020 елда табиблар чирнең чигенүен әйтте. Ул чакта ничек шатланганымны белсәгез иде. Иң бәхетле кеше булганмындыр мин, – ди ул. – Ике ел буе гел тикшеренеп тордым әле, 3 ай саен Казан хастаханәсендәге табибларга да сукмак өзелмәде. Бар анализларым да инде чирнең бетүен күрсәтте. 2022 елда эшкә чыгарга рөхсәт бирделәр. 13 елдан артык бухгалтер булып эшләдем. Тик торганым булмады. Шулкадәр тормышны яратып яшим. Табигать кочагында рәхәтләнеп йөрим. Яраткан шөгылем дә бар: тортлар пешерәм. Бездә бер генә бәйрәм дә минем торттан башка узмады.
Гүзәл кияүдә түгел. 27 яшендә куелган начар диагноз тормышын икегә бүлә дә инде аның. Бик матур уйлар белән яшәгән, кияүгә чыгып, балалар үстерәм дип хыялланган кызның бар өмете өзелә. Язмышына риза була ул. Чире генә бетсен! Тик булмый. Биш елдан соң яман чир тагын баш калкыта. Бу юлы табиблар кыйммәтле операция кирәклеген, аны бары тик чит илдә генә ясый алганнарын әйтә. Гүзәлгә җелек күзәнәкләрен күчереп утыртырга кирәк.
– Клиникада сораган сумманы без берничек тә үзебез җыя алмаячакбыз. Ичмасам, җелек күзәнәкләре туры килердәй туганым да юк. Әгәр абыем исән булса, бәлки ул донор булыр иде. Ул булмагач, миңа күзәнәкләре туры килерлек кешене табарга кирәк. Шуңа да табиблар әйткән сумма бик зур. Операция өчен 11 миллион сум акча сорыйлар, – ди Гүзәл. – Ә минем бик тә яшисем килә. Бер тапкыр авыруны җиңгәч, инде икенчесендә дә бар да яхшы булыр кебек. Аллаһы Тәгалә безне ни өчендер сыныйдыр инде? Шул сынауны җиңәргә ярдәм итсәгез иде.
Гүзәл Радик кызы Галәветдиновага булышырга теләүчеләр Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Ул 8 9600 550 800 телефон номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез