Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза "Татар-информ".
"Татарстан Президенты Указы нигезендә, 9 нчы июль - Корбан бәйрәме башлану - эшләми торган, бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми", - дип белдергәннәр ведомствода.
Әмма бу атна ахырында татарстанлыларны кыска эш көне көтә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә-җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кимрәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез