Корбан бәйрәме ел саен зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 9 июльгә туры килә. Мөселманнарның иң көтеп алган, изге бәйрәме бу. Корбан чалганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Корбанлык малына нинди таләпләр куела? Корбан чалуга кагылышлы сорауларыбызга «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин ачыклык керткән иде.
Бүген Корбанга чалынасы малга карата булган таләпләрне исегезгә төшерәбез:
– бер күзе дә сукыр булмаска;
– аягы аксамаска;
– колаклары тулысынча киселмәскә;
– тешләре коелмаска;
– койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;
– имчәкләре үз урынында булырга;
– талчыккан, хәлсез булмаска;
– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;
– чирләмәскә;
– нәҗескә буялмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез