Коробченко: «Исәпләү җиһазлары белән тәэмин итү 96,8 процент»

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтүенчә, муниципаль тармакта электр куллану күрсәткече үсә. "Исәпләү җиһазлары белән тәэмин итү 96,8 процент", - диде ул “ЭНЕРГОПРОМ” кысасында узган энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында әйтте.

“Республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган районнар арасында Лениногорск һәм Әлмәт районнары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Район халкы шәһәр һәм авылларда яшәгән районнар арасында Кукмара, Мамадыш һәм Аксубай районнары алдынгы урында. Шунысын да искәртеп узасым килә: әлеге районнар беренче ел гына рейтингның югары баскычында түгел, бу планлы һәм нәтиҗәле эш турында сөйли. Авыл халкы гына яшәгән районнар арасында Мөслим һәм Чирмешән алдынгы урында”, – диде министр.

Ул энергия куллануга бәйле күрсәткечләр түбән булган районнарда бу эшкә анализ үткәрергә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре