Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, чикләүләр бетерелми

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, март аенда коронавирусның 1 443 очрагы теркәлгән. Бу февраль күрсәткечләреннән 25 процентка түбәнрәк.

- Март безне сөендермәде. Авыручылар кимү темпы акрынайды. Февральдә гыйнвар белән чагыштырганда авыру 30 процентка кимегән иде. Мартта бу сан 25 процентны тәшкил итә. Тотрыксыз вазгыятьтә торабыз. Иң мөһиме - профилактика чараларын һәм гамәлдәге чикләүләрне үтәү. Шуңа ңа без чикләүләрне бетерү буенча бернинди тәкъдимнәр дә бирә алмыйбыз, - дип аңлатты Любовь Авдонина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Роспотребнадзор коронавирус ковид

Көн хәбәре