Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылган

2 февральдән республикада, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатып торыла. Коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләрнең кискенләшүенә бәйле бу. Документтан күренгәнчә, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация дә әлегә туктатыла.

Шул ук вакытта башкаларга куркыныч тудырган социаль әһәмиятле чирләрдән интегүчеләргә табиб ярдәме күрсәтеләчәк. Моннан тыш хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм дәвалауны кичектереп булмый торган кешеләр өчен планлы тикшерүләр кала. Йөкле хатын-кызларга мондый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтелә.

Әмма боерыкта хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре уздыруны туктатып тору күздә тотылмый. Аларга диспансеризация үткәрү кала. Күчмә медицина комплекслары эше, тиешле учреждениеләргә урнаштырылган ятимнәр һәм тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга диспансеризация уздыру да вакытлыча кичектерелә.

Моннан тыш балалар һәм үсмерләрне профилактик тикшерүләр туктатып торыла. Шул ук вакытта балалар бакчаларына йөртүгә белешмә алу өчен һәм ятимнәрне тиешле учреждениегә урнаштыру өчен медицина тикшерүе үткәрү кала.

Хәлләр яхшырганнан соң гына чикләү чаралары алыначак. Әлегә бөтен көчне хәтәр чиргә каршы көрәшүгә юнәлтергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре