Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирус диагнозы белән хастаханәгә салынганнарның туганнарына мәгълүмат алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерде.
- РКБда туганнар вәзгыятьне белә алсын өчен колл-үзәк оештырылды. «Кайнар линия»гә шалтыратып госпитализация турында белергә, кайчан чыгаруларын сорашырга мөмкин. Телефон номерлары - 231-74-04. РКБ каршындагы вакытлы госпитальдә 893-75-89-00-03 номеры буенча коммуникация каналы эшли,- диде Жаваронков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез