Коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны өч атна чамасы ишәеп торганнан соң кимүгә таба борылыш алачак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Владимир Чуланов “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
“Бу дулкын озакка сузылмастыр дип уйлыйбыз. Беренче дулкыныннан бераз озаграк булачак анысы, бөтен җирне колачлады хәзер чөнки. Тик барыбер 2-4 атнадан озакка сузылмастыр, мөгаен”, – дигән Чуланов.
 Баш инфекционист, чирнең өченче дулкыны ихтималы турында сорауга җавап биреп, болай дигән: “Кешелек ОРВИ сезоны белән коронавирусның бергә туры килүен әле тәүге тапкыр кичерә. Мондый шартларда вирусның нишләячәге әлегә билгесез”.
 Моңа кадәр Президент Владимир Путин, белгечләр фикеренчә, кайбер төбәкләрдә коронавирусның беренче дулкыны да бетмәгән әле, дип белдергән иде. Шул ук вакытта вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә коронавируска бәйле хәлләрнең көннән-көн катлаулануы турында хәбәр итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез