Коронавирус йоктырудан курыккан хатын-кыз үлеме алдыннан хат язып калдырган

Чаллыда 17 апрель көнне биеклектән егылган 56 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта chelny-izvest.ru хәбәр итте.

59нчы комплекста яшәүче хатынның җансыз гәүдәсен ире күреп алган. Үлеме алдынннан язган хатында ул: "Гафу итегез мине, мин сезне бик яратам, авыру йоктырудан бик куркам", - дигән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

үлем Чаллы коронавирус паника егылу

Көн хәбәре