COVID-19 инфекциясен кичерүчеләрнең иммунитеты прививка ясатучыларныкына караганда йомшаграк, дигән фикер чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Свердловск өлкәсенең баш санитар табибы Дмитрий Козловских белдергән.
“Бездә чир кичерүчеләрнең иммунитеты йомшаграк булу турында мәгълүматлар юк. Иммунитет башлыча кешенең иммун системасының ничек эшләвенә бәйле, ә ул чир кичерү аша яки вакцинация аша булдырыла” – дигән ул.
Шул ук вакытта, белгеч басым ясап әйткәнчә, прививка организмга җиңелчә генә тәэсир ясый. Ә чирне кичерүчеләрдә инфекция йоктыруның аянычлы нәтиҗәләре озак вакытлардан соң да үзен сиздерергә мөмкин. Шуңа күрә, Козловских билгеләп үткәнчә, иммунитетны чир кичерү аша булдыру хәтәррәк.
Аның әйтүенчә, Свердловск өлкәсендә вакцинация узган сырхаулар арасында коронавирус инфекциясеннән үлем-китем очраклары теркәлмәгән. “Вакцинаны өлешчә яки тулысынча алып, кызганычка, үзләренең башка төрле каты авыруларыннан үлүчеләр бар. Әмма андыйлар күп түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый очракларның һәркайсын тәфсилләп тикшерә. Нәтиҗәләр ясалгач, алар халыкка чыгарылачак”, – дип басым ясап әйткән ул.
Козловских сүзләренә караганда, прививка ясатмаучылар чирне 13,5 тапкыр ешрак йоктыра.
Сүз уңаеннан, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтүенчә, илдә ковид йоктыручылар арасында прививка ясатучыларның өлеше дүрт проценттан артмый. Хастаханәләрдә дәваланучыларның күбесе – вакцинация узмаган кешеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез