Пандемия чорында үлем-китемнең артуы коронавирус инфекциясе белән генә түгел, башка авырулар белән дә бәйле. Бу хакта Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
«Эпидемик күтәрелеш чорында тупланган тәҗрибә һәм үлем-китем очракларын анализлау күрсәткәнчә, Covid-19 пандемиясе вакытында якты дөнья белән хушлашучыларның артуы турыдан-туры коронавирус инфекциясе белән дә, шулай ук коронавирус таралу аркасында тагын да көчәйгән башка авыруларның декомпенсациясе белән дә бәйле», - дип белдерде ул.
Андый чирләр арасына ул шикәр диабетын, кан йөреше системасы һәм онкология авыруларын кертә.
Үлем-китем очракларын исәпкә алу тәртибе, шулай ук аларның сәбәбен ачыклау (ул шактый вакытны алырга мөмкин) Халыкара авыруларны статистик классификацияләү системасы таләпләренә туры килә, диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез