Медицина белгечләре COVID-19 пандемиясе төгәлләнү вакыты турында рәсми рәвештә күзәтүләрдән соң гына игълан итә алачаклар. Моның өчен күпме көтәргә туры киләчәген Sputnik радиосына иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков сөйләгән.
2022 елның язында COVID-19 авыруларының кимүе күзәтелә. Әмма бу пандемия якын арада тәмамланачак дигән сүз түгел дип саный Крючков.
"Авырулар саны чагыштырмача аз – Россия территориясендә коронавирус белән авыручыларның яңа саны тәүлегенә 20-30 мең очрак. Ләкин әлеге чор буенча алдагы кимү-үсеш турында сөйләү мөмкин түгел", - дип аңлатты Крючков.
Тагын бер елдан гына пандемиянең тәмамлануы турында һәм COVID-19ны гадәти сезонлы авыру дип игълан итәргә мөмкин булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез