Коронавирус таралу сәбәпле, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр туктатыла

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле, балаларга һәм өлкәннәргә диспансеризация уздыруны туктаттылар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

5 октябрьдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны һәм үткәрүне, өлкәннәргә һәм балаларга диспансеризация үткәрүне вакытлыча туктатып торачаклар.

Шул ук вакытта коронавирус белән авырган Татарстан халкын диспансерлаштыру дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре