Коронавирус пандемиясе тикшеренүгә бәйле рәвештә килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең аянычлы нәтиҗәсе булырга мөмкин. АКШ сенаты Сәламәтлек саклау, мәгариф һәм пенсияләр комитетының башлангыч хисабында шулай диелгән. Бу хакта “РИА-Новости” хәбәр итә.
“Барлык мәгълүматларга анализ ясалганнан соң COVID-19 пандемиясенең тикшеренүгә бәйле гадәттән тыш хәл нәтиҗәсе булу ихтималы турында йомгак ясарга мөмкин”, – диелгән хисапта. Хәер, документта бәяләмәнең үзгәрергә дә мөмкин булуы әйтелгән.
Шул ук вакытта, хисаптан күренгәнчә, коронавирусның табигый рәвештә килеп чыгуы турында фикер ышандырмый.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр немец галимнәре коронавирусның лабораториядән “чыгуы”на дәлилләр тапканлыгын белдергән иде. Аларның әйтүенчә, ковид 100 процентка табигый вирусның ясалма күчермәсе булып тора. Россия Федерация Советында әйтүләренчә, инфекция Американың Кытайга каршы биологик “минасы” булып торырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез