Коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларга психологлар ярдәм күрсәтелә

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, коронавируслы авырулар белән эшләүче госпитальләрдә табибларга психологик ярдәм күрсәтелә.

Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. Рухи яктан ярдәмләшү пандемия башланганнан бирле күрсәтелә, дип билгеләп үтте ул.
– Мондый эш пандемиянең беренче көннәреннән үк диярлек алып барыла. Гомумән алганда, хезмәткәрләр шәхси әңгәмәләренең нәтиҗәле булуын билгели. Хәзер күпләр психологлардан башка эшләү шактый проблемалы, диләр, – ди урынбасар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәламәтлек табиб Владимир Жаворонков Сәламәтлек саклау министры психологик ярдәм

Көн хәбәре