Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирустны дәвалау өчен кулланыла молнупиравирны тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә керткән боерыкка кул куйды.
- Моңарчы исемлеккә кертелгән вируска каршы фавипиравир препаратының өч өстәмә формасы – порошок, концентрат, лиофилизат өстәлде, — диелә Министрлар Кабинеты сайтында.
Хәзер тормыш өчен кирәкле һәм мөһим препаратлар исемлегендә 800 дән артык медикамент бар. Исемлектәге даруларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салына.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез