Коронавирус мутацияләнүен дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә ул тагын да йогышлыракка әйләнеп, шул ук вакытта нык “җиңеләеп” калырга мөмкин. Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече профессор Наталья Пшеничная “Россия 24” телеканалы эфиры аша шулай дип белдергән. Бу хакта “Интерфакс” яза.
Аның әйтүенчә, шулай була калса, Россиядә ковидка каршы яңа чикләүләр кертелмәчәк. Әмма вирусның яңа штаммнары хәтәррәккә әйләнгән очракта коронавируска каршы көрәш көчәйтеләчәк.
 Исегезгә төшерәбез: Роспотребнадзор узган елларда COVID-19 инфекциясен йоктыручылар белән аралашкан кешеләр өчен үзизоляцияне юкка чыгарды. Анна Попова аңлатып үткәнчә, карантинда утыру мәгънәсен югалатты, чөнки “омикрон” бик тиз күчә, шул ук вакытта еш кына бернинди билгеләрсез генә уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез