Коронавирусның яңа штаммының ни өчен хәтәр булуын аңлатканнар

Авыру тиз тарала, әмма җиңел уза.

Россиядә коронавирусның яңа штаммы – XFG (Stratus) йоктыруның 114 очрагы ачыкланган. КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Павел Зеленихин әлеге чирнең нинди хәтәр белән янавын аңлатып үткән. Бу хакта “КП-Казань” КФУ медиасы мәгълүматларына таянып яза.

Галим әйтүенчә, XFG штаммы иммунитеттан бик җиңел генә “кача”. Шуңа күрә әле күптән түгел генә коронавирус кичергән кеше дә аны йоктырырга мөмкин. Шул ук вакытта ул башлыча җиңел формада уза. Сирәк очракларда гына өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Яңа штаммның билгеләре – ОРВИныкы кебек үк. Тавыш карлыгу төп билгеләреннән берсе булырга мөмкин, ләкин ул кайбер сырхауларда күзәтелми. Зеленихин авыруның беренче билгеләрен сизүгә үк чирләргә тиз бирешүчән кешеләр: пенсионерлар. хроник авырулы кешеләр белән аралашмаска киңәш итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре