Коронавирусны дәвалаган вакытта антибиотиклар кабул итү – үз-үзеңне дәвалаганда иң еш җибәрелә торган хата. Мондый даруларны бары тик табиб кына билгели ала, аларны контрольсез куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип яза «Российская газета».
Сеченов университетының госпиталь терапия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, профессор Сергей Яковлев сүзләренчә, коронавирус – ул вируслы инфекция, аны дәвалаганда антибиотиклар куллану бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Контрольсез кулланган вакытта мондый препаратлар еш кына тискәре нәтиҗәләргә китерә һәм микробларның аларга карата тотрыклылыгын формалаштыра.
Антибиотиклар куллану турындагы карарны табиб кына кабул итә ала, дип искәртте Яковлев. «Бу авырый башлаганнан соң җиде-ун көн эчендә була. Антибиотикларга ихтыяҗ бармы-юкмы икәнлеген табиб кына хәл итә. Әгәр ул язып биргән икән, кабул итәргә кирәк», - диде профессор.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез