Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты галимнәре, грипп һәм COVID-19ны кертеп, 25 төрле вирусны ачыклау мөмкинлеге бирердәй реагентлар җыелмасын эшләгән. Илебездә шундый киң диагностикалы тәүге тест бу, дип яза «Российская Газета».
Табиблар әйтүенчә, хәзер COVID-19 билгеләре гадәти салкын тию яки грипп билгеләренә охшаш. Шулай да төрле инфекцияләрдән төрлечә дәваланырга кирәк. Димәк, инфекцияне тиз һәм төгәл итеп ачыклау шарт. Менә хәзер Россиядә шундый тест булдырылган да инде.
Реагентлар җыелмасы бер үк вакытта ОРВИның барлык төп вирусларын, шул исәптән грипп, COVID-19. энтеровирус, аденовирус, риновирус, метапневмовирус, респиратор-синцитиаль вирус, бокавирусны да ачыклау мөмкинлеге бирәчәк.
Роспотребнадзорда аңлатып үтелгәнчә, тест югары дәрәҗәдә төгәллеккә ия булып, табибларга тиз генә диагноз куярга һәм сырхауны дәвалауга керешергә ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез