Коронавирустан прививка ясаткан 23 кешенең гомере өзелгән

Норвегиядә Германиянең BioNTech компаниясе уйлап тапкан вакцина  (Американың Pfizer компаниясе аны тарату белән шөгыльләнә) ясатканнан соң 23 кеше җан тәслим кылган. Бу хакта РИА Новости Норвегиянең дарулар агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Прививкадан үлүчеләрнең һәммәсе – иммунитетлары төшкән 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

“Бу очраклардан фаҗига ясарга кирәкми. Вакцина сәламәтлеге нык какшаган өлкән яшьтәгеләрнең чирләрен тагын да көчәйтеп җибәргән – бары шул гына”, – дип әлеге хәлгә сәеррәк кенә аңлатма биргән агентлык вәкиле Стейнар Мадсен.

Норвегия сәламәтлек саклау институты, алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен, каты авырулардан интегүче өлкән яшьтәгеләргә вакцина ясау кагыйдәләрен үзгәрткән.

Норвегиядә BioNTech компаниясе уйлап тапкан коронавирустан вакцинация 27 декабрьдә башланган. Прививка иң беренчеләрдән булып Ослодагы өлкәннәр йортларында яшәүчеләргә ясалган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре