1 августтан Краснодар өлкәсендә коронавирустан прививка ясатмаучыларны отельләргә урнаштыруны чиклиячәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.
Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, 1 июльдән кунакханә һәм пансионатларга урнашучы сәяхәтчеләрдән ПЦР-тест яки коронавирустан прививка ясату турында белешмә таләп итәчәкләр.
Ә 1 августтан таләпләр кырысландырыла - курортлар прививка ясатмаган туристларны кабул итмәячәк. Вакцина ясатырга ярамаганлыгы күрсәтелгән медицина белешмәсе булганнар гына искәрмә булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез