Газетага язылу

«Корстон» сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды

«Корстон» сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз бүлмәсе ачылды.

Әлеге чарада Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Корстон» ҖЧҖ генераль директоры Илфар Хәлимуллин, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев һәм башка чакырылган кунаклар һәм оештыручылар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Намаз бүлмәсенең тантаналы ачылышында Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул намаз бүлмәсен булдыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде.

Илфар хәзрәт, Пәйгамбәребезнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016нчы елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

Намаз бүлмәсе Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен зур бүләк булды. Ул 10-15 кешегә исәпләнгән (гомуми мәйданы 12 кв.м.), биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз укый ала. Биредә тәһарәт алу өчен барлык уңайлыклар бар, келәмнәр (намазлыклар) җәелгән.

Бүлмә «Корстон-Казан» директоры Илфар Илдар улы Хәлимуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән әзерләнде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре