Коры ризыкны күп ашату мәченең сидек юллары һәм бөерләрендә таш утыруга китерми. Кинолог, ветеринария табибы Владимир Уражевский “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, теге яки бу азыкны уйлап табу буенча тулы бер институтлар һәм командалар эшли. Азык җитештерүче һәрбер компания, сатуга чыгарганчы, продукциясен төрле яклап тикшерә.
“Мәчеләрне махсус рәвештә берничә ай буе билгеле бер азык белән генә тукландыралар. Шуннан соң белгечләр аларның хәлен, йоннарын, сәламәтлеген, тазару-тазармавын тикшерә. Нәкъ менә шуңа күрә юанаю куркынычы янаган песиләргә – бер төрле, печелгәннәренә – икенче төрле азык карала. Шул исәптән организмда таш утыруга каршы азыклар да бар”, – дип басым ясап әйткән ветеринар.
Белгеч сүзләренә караганда, фәкать коры яки юеш азык белән генә тукландыру песинең сәламәтлегенә берничек тә йогынты ясамый. Барысы да мәче хуҗасының кесә калынлыгыннан һәм мәченең нәрсәгә өстенлек бирүеннән тора. Кайберләре коры азык ашамый – бары шул гына.
“Кайвакыт мәче юеш азыкны да ашап бетерми. Шуңа күрә аны ташларга гына кала. Мондый хәлгә юл куймас өчен мәчегә азыкны чамалап кына салырга, калганын суыткычка алып куярга кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Уражевский.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез