Корылманы сүткәндә 30 машина һәм 2 кеше ком-таш өеме астында калган

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә “Снежком” тау чаңгысы комплексын сүткәндә автомобильләр һәм ике кеше ком-таш астында калган. Бу хакта “Российская газета” Mash телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Гадәттән тыш хәл булган урында төшереп алынган видеокадрларга караганда, сүтелә башлаган корылманың бер өлеше җимерелгән. Ком-таш өеме парковкага ишелеп төшкән. 30 машинага, 2 кешегә зыян килгән. 
Әлеге объектта мондый очраклар моңа кадәр дә булгалаган. Аерым алганда, бер ел элек биредә бер эшче, җимерекләр астында калып, җан тәслим кылган.

“Снежком” Европада ел әйләнәсе эшли торган бердәнбер тау чаңгысы комплексы булган. Ул 15 ел элек ачылган. Ләкин соңыннан аны карап тотучы компания зур кыенлыклар алдында калган. Корылманы  2022 елда сүтә башлаганнар. Сүтү эшләре инде узган елда ук тәмамланырга тиеш булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре