Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Кош гриппы Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган.
Авыру табылган урыннан 5 км радиустагы зона, шул исәптән Иске Писмән авылы да куркыныч янаган зонага кергән.
Шулай ук Татарстанның Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары территорияләрен үз эченә алган 100 км радиустагы күзәтү зонасы билгеләнгән.
Баш ветеринария идарәсенә вирус чыганагын бетерү һәм алга таба таралуны булдырмау буенча чаралар планын төзү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына указның үтәлешен тикшереп тору эше йөкләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез