Башкортстанның Салават районында урнашкан «Янгантау» геопаркында фотокамера объективына ике чупакабра эләккән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итте.
Әлеге билгесез җанварлар - енотка охшаган этләр, дип хәбәр итә геопарк биологы Полина Полежанкина.
 Зоологлар фикеренчә, нәкъ менә бу хайваннар Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә кош-корт асраучыларның котын алып торган. Әлеге мифик җан ияләре тавыкка, йорт куяннарына ташлана, аларның канын эчә һәм корбанын үтерә. Аларны соңгы вакытта «чупакабра» дип атап йөртәләр.
 Чынлыкта, бу - енотка охшаган эт кебек җанвар, ди экспертлар. Бу хайваннар башта шәрә була, шул вакытта алар халыкның котын ала, ә зурайган саен аларны йон каплый. Чупакабра тычкан, кош һәм бөҗәкләр белән туклана.

Фото: Башинформ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез