Газетага язылу

Кош ояларыгыз әзерме?

Кара каргалар артыннан ук авылларда да, анда – санда сыерчыклар күренеп, «без – исән, озакламый күченәбез, ояларыгыз әзерме?» – дигәндәй, хәбәр салып, берничә көн «кунак булып» киткән иде инде.

Кош ояларыгыз әзерме?

Вакыты шундый: бу чорда кошлар яратучы өлкәннәр дә, балалар да аларны сагынып көтеп ала. Язгы авыл иртәсен сыерчыклар җырыннан башка күзаллап та булмый шул.

Ел саен балалар бакчалары, мәктәпләрдә сыерчык ояларына конкурслар үткәреп тә, авылларда, район үзәкләрендә яшәүчеләрне «уятып» алалар. Башта аларга урыннарда нәтиҗә ясала, ә «иң- иң» нәре район күләмендәге бәйгедә катнаша. Быел, мәсәлән, Балтач районындагы шундый конкурста йөздән артык сыерчык оялары арасыннан иң яхшысын сайлап алу жюрига җиңелләрдән булмаган. Арада сәнгать әсәре булырлык, бик тә иҗади фантазия белән ясалганнары бар. Без беренче чиратта аның дөрес ясалышына, уңайлы- зыянсыз булуына игътибар итәбез. Шөкер, катнашучыларның күбесе әлеге таләпләрне дә истә тотып эшли, ди оештыручылар. Ояларның барысы да «Балтач тыюлыгы» хезмәткәрләре һәм укучылар белән бергә шушы көннәрдә урманнарга илтеп урнаштырылачак. Авыллардагы балалар бакчалары, мәктәп яннарында да яңа оялар пәйда булачак.

Ә сез оя ясадыгызмы, элеккеләрен тәртипләдегезме әле?

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре