Газетага язылу

Кощаково янындагы җимерелгән юл кичүе урынына светофор куелачак

Питрәч районының Кощаково бистәсе янындагы җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе урынында светофор урнаштыралар.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иткәннәр. "Хәзерге вакытта юл хәрәкәтен оештыру схемасын эшләү алып барыла, шул исәптән җәяүлеләр автомобиль юлын имин кисешүне тәэмин итү өчен светофор урнаштыру да күздә тотыла.

Схема проекты Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән килештереләчәк», – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га ТР Транспорт министрлыгында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре